Минзәләдә тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Минзәлә шәһәрендә яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны ЗЫКОВ МИХАИЛ Иван улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Михаил Иванович 1932 елның 8 ноябрендә Минзәлә шәһәрендә туа.
Сугыш вакытында «Минзәлә» колхозында төрле эшләрдә эшли. 1947 елдан 1950 елга кадәр Минзәлә шәһәренең авыл хуҗалыгы техникумында умартачылыкка укый. 1951 елдан 1953 елга кадәр армиядә хезмәт итә.  Туган шәһәренә кайткач, Минзәлә хәрби комиссариатында берничә ел эшли, хәрби хезмәткә чакырылучыларны озатып йөри. Лаеклы ялга чыкканчы Горторгта сәүдә буенча өлкән инспектор булып эшли.
Михаил Ивановичның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен»медале белән бүләкләнгән. Хатыны белән 2 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Михаил Ивановичның 4 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Михаил Иванович!
Без сезнең буыныгыз – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International