Пенсия тупланмалары акчаларын картлык буенча иминият пенсиясен билгеләгәнгә караганда иртәрәк түләүне сорап мөрәҗәгать итәргә буламы?

2022 елның 4 ноябре, җомга

Минзәлә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Алсу Ганиева җавап бирә.

Гражданның пенсия тупланмалары акчаларын түләү хокукы булган яше үзгәрмәгән. Пенсия тупланмаларын түләү өчен гражданнар 60 яшьтә ир-атлар һәм 55 яшьтә хатын-кызлар мөрәҗәгать итә ала.

Пенсия тупланмалары акчаларын түләү турындагы гариза белән, тупланмалар идарәгә тапшырылган иминиятләштерүчегә: йә Россия Пенсия фондына, йә дәүләтнеке булмаган пенсия фондына (НПФ) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Пенсия тупланмаларының кайда формалашуы турында мәгълүматны шәхси кабинетта Россия Федерациясе Пенсия фонды сайтында алырга мөмкин www.pfr.gov.ru хезмәт күрсәтүдә пенсия тупланмалары белән идарә итү/ пенсия тупланмаларын формалаштыру буенча иминләштерүче турында мәгълүмат алу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International