Район башлыгы Айдар Сәлаховның Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлаулары

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр һәм районыбыз кунаклары!

Сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Халыклар бердәмлеге көне Россиянең бөтенлеген, барлык халыкларның һәм милләтләрнең бердәмлеген, Ватаныбызны ныгыту, гражданлык җәмгыяте формалашуны һәм аның үсешен символлаштыра.
Татарстан Республикасы Конституциясе дәүләт төзелешенең хокукый нигезе һәм мөһим икътисадый, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә, республиканың һәр кешесенең иминлеген тәэмин итүдә ышанычлы ориентир булып хезмәт итә.
Ике бәйрәм дә безнең һәркайсыбыз өчен бик мөһим – бу республикабызның һәм илебезнең формалашуында тарихка хөрмәт.
Ныклы сәламәтлек, бәхет, яхшылыкка ышаныч телим! Һәр йортта, һәр гаиләдә тынычлык, иминлек һәм шатлык хөкем сөрсен!
 
Айдар Сәлахов,
Минзәлә муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International