Минзәлә татар зиратына манара куйдылар, шушы көннәрдә ай ярым да урнаштырылачак, дип хәбәр итте район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков.
- Хәзерге вакытта без зират йортын төзекләндерәбез. Барлык чыгымнар мәчеткә җыелган иганәләр хисабына каплана. Моңа кадәр түбәне алыштырдык, хәзер манараны куйдык. Ниһаять, зират татар, мөселман йөзен ала, - ди хәзрәт.
Эчке эшләр киләсе елда тәмамланыр дип көтелә
http://menzela.ru/news/tema-dnya/na-menzelinskom-tatarskom-kladbishhe-postavili-minaret