Минзәлә районында хезмәт ветеранын юбилей белән котладылар

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Гөлек авылында гомер итүче, хезмәт ветераны ШӘЙГАРАЕВА Фәһимә Миннәхмәт кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Фәһимә Миннәхмәт кызы 1927 елның 2 ноябрендә Минзәлә районы Гөлек авылында туа.
 14 яшеннән аны Пермь краена, төрле эшчеләргә җибәрәләр. Туган авылына кайткач, лаеклы ялга чыкканчы сыер савучы, төрле эшче булып эшли. Яхшы хезмәте өчен Мәскәү шәһәрендә алдынгылар слетында катнаша.

Фәһимә Миннәхмәт кызының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары күп. 
Тормыш иптәше белән 3 бала үстергәннәр. Әбинең 2 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар

Хөрмәтле Фатыйма Миннәхмәтовна!
Без сезнең буыныгыз – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы

Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International