Минзәлә шәһәрендә яшәүче, хезмәт ветераны Кожевникова Нина Михайловна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Нина Михайловна 1932 елның 1 ноябрендә Минзәлә шәһәрендә туа.
12 яшьтән станциядә, эшче булып эшли башлый. Соңрак Каенавыл шәһәрендә кондитер фабрикасына, фасовщик итеп эшкә җибәрәләр. 1953 елда туган шәһәренә кайта һәм хисап хезмәткәре булып эшли башлый, лаеклы ялга чыкканчы Минзәлә районы ашханәләрен һәм кибетләрен тикшерә.
Нина Михайловнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар.
Тормыш иптәше белән 2 ул тәрбияләп үстергәннәр. Нина Михайловнаның 2 оныгы бар.
Хөрмәтле Нина Михайловна !
Без сезнең буыныгыз – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов.