Минзәләдә өлешчә мобилизациягә чакырылган ир-атларның чираттагы төркемен озату булды.
- Бүген без якташларыбызны Ватанны сакларга озатабыз. Сезгә куелган бурычларны намус белән үтәргә һәм иң мөһиме исән-сау кайтырга телибез. Без сезне көтәбез, - диде район башлыгы Айдар Сәлахов.
Гөлек авылының имам – хатыйбы Хәкимән хәзрәт Әгъләмов һәм Никольский кафедраль соборы настоятеле иерей Роман Храмутичев үзләренең киңәшләрен һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Мобилизациялеләргә мөрәҗәгать итеп, район хәрби комиссары Сергей Владимиров билгеләп үтте:
- Исегездә тотыгыз, сезне өйдә көтәләр. Сезнең бәйләнештә булу мөмкинлеге бар, языгыз, шалтыратыгыз. Иң мөһиме, кайда гына булсагыз да, исән булыгыз-сәламәт булыгыз, рухыгызны югалтмагыз.
Һәр мобилизацияләнүчегә хәрби хезмәт үткән вакытта кирәкле әйберләре булган район халкы әзерләгән пакетлар тапшырылды. Сүз уңаенда, иртәдән җыелу пунктына килеп, үзләре һәм гаиләләре, нинди ярдәм кирәклеге турында мәгълүмат калдырып, анкеталар тутырдылар. Оборона министрлыгыннан һәр мобилизацияләнгән кешесенә шәхси ихтыяҗларга акча конвертлары таратылды. Туганнары һәм якыннары шулай ук"исән-сау кайтыгыз, без сезне яратабыз, Сезнең белән горурланабыз"дигән сүзләр белән үткәрделәр.
Басым
Педагогика көллияте бинасы яныннан мобилизацияләнгән белән автобуслар узганда, әлеге уку йорты коллективы урамга чыгып, ир-атларны тере коридор ясап үткәрә.
Безнең өстәмә
Мобилизацияләнүчеләр арасында районның элеккеге хәрби комиссары подполковник Рөстәм Низамов та бар иде.
- Үз вакытында без Ватан алдындагы бурычларыбызны намус белән үтәдек. Ә бүген Ватан безне кабат чакыра. Мин бүген китүчеләр арасында булуыма бик шат һәм горурланам. Район халкы, Безне көтегез, безнең белән бергә булуыгыз өчен рәхмәт, без исән-сау кайтачакбыз!"диде ул.
Наратлы Кичүдә фермерлык белән шөгыльләнүче Әнвәр абый да үз фикерләре белән уртаклашты:
- Теләп барам, бу минем гражданлык позициям, - ди ул. - Ферма калды инде, улым бар бит. Терлек азыгы җитәрлек, шуңа күрә аеруча терлек өчен кайгыртырга кирәкми. Кызым полициядә эшли, ул мине бүген озата. Иң мөһиме-балаларым исән һәм сәламәт, ә алдагы буыннар тыныч һәм тату яшәргә тиеш.
