"Ялкын "яшьләр үзәгендә район башлыгы Айдар Сәлахов район эшмәкәрләре белән очрашты.
Очрашуга бүгенге шартларда үз хокуклары турында күбрәк белергә, үз бизнесларын киңәйтү өчен мөмкинлекләр табарга теләгән эшкуарлар килде.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе вәкилләре Никита Валиков һәм Булат Бисеров катнашты.
Дамир Каюмов, Минзәләдәге әлеге иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең вәкаләтле вәкиле:
- Хакимият белән эшмәкәрләр арасындагы диалог аша гына алга таба да нәтиҗәле эшләргә була. Очрашуга килүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар дип ышанам.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-raione-predprinimateliam-razieiasnili-ix-prava
