Мәүлид кичәсенә багышланган бәйрәм чарасында Коръән аятьләре укылды һәм мөнәҗәтләр китерелде.
Узган атнада Минзәләдә ачылган Мәдәни мирас йортында беренче массакүләм чара – районның мөселманнар берлеге тарафыннан оештырылган Мәүлид-бәйрәм узды.
Бәйрәмгә килгән, шулай ук район авылларыннан килгән мөселман хатын-кызларын сәламләп, район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков һәм район мөслимәләр берлеге җитәкчесе Роза Фәхретдинова Мәүлид бәйрәменең өстенлекләре турында сөйләделәр.
Бәйрәм чарасында Мөшеге, Мәлкән, Урыс, Әтрәкле, Тау асты Тәкермәннәре мөнәҗәтләр һәм салаватлар укыдылар. Бәйрәмне Лениза ханым Якиева һәм Әлфидә ханым Теряева алып барды. Бәйрәмдә районның танылган шагыйрьләре Нәкыйра Лотфрахманова, Раушания Титова-Гимаева, Зөләйха Гыйләҗева катнашты. Шулай ук Лениза Якиева мөнәҗәтләр башкару буенча мастер-класс күрсәтте.


.jpg)





