Гаризаларның 90 проценты Россия Пенсия фондына район халкыннан электрон рәвештә керә

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Россия Пенсия фондының 50дән артык хезмәтен дәүләт хезмәтләре Порталы һәм РПФ сайты аша алырга мөмкин. Минзәлә районында яшәүчеләр РПФ хезмәтләрен электрон рәвештә алуны өстен күрәләр: гаризаларның 90% ерактан килә.

РПФның электрон сервисларын куллану өчен бердәм дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы булу да җитә.

Клиент хезмәтләренә йөрмичә, пенсия билгеләү һәм җибәрү турында гариза бирергә, формалашкан пенсия хокуклары турында мәгълүмат алырга, билгеләнгән пенсияләр һәм социаль түләүләр турында белешмәгә заказ бирергә мөмкин.

Бигрәк тә яшь ата-аналар электрон хезмәтләргә ихтыяҗ зур. Өйдән чыкмыйча, ана капиталы күләме яки аның калдыгы турында мәгълүмат алырга, акча белән эш итү турында гариза бирергә мөмкин.

Йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан хатын-кызларга пособие алу өчен гаризалар һәм 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә дә электрон рәвештә бирелә. Бу сервис бары тик дәүләт хезмәтләре порталында гына гамәлгә ашырыла.

Дәүләт хезмәтләре порталында расланган Хисап Язмасы булмаса, РПФ сайтында кайбер шәхси кабинет сервисларыннан файдаланырга мөмкин, мәсәлән, «кабул итүгә язылу», «белешмәләр һәм документлар заказы», «гражданнар мөрәҗәгате» һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International