Фестивальдә Калтак авыл клубының "Мари касс" халык фольклор ансамбле уңышлы чыгыш ясады һәм лауреат исеменә лаек булды.
Фестиваль фин-угор халыкларының традицион мәдәниятен саклау һәм үстерү, үзенчәлекле фольклор коллективларын һәм башкаручыларын ачыклау, яшьләрне милли мәдәнияткә тарту һәм Татарстан Республикасы халыклары мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

