Минзәлә шәһәрендә яшәүче Курлыкова Валентина Алексеевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Валентина Алексеевна 1932 елның 24 октябрендә Минзәлә районы Коноваловка авылында туа.
12 яшеннән колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. 1954 елда ире белән Минзәлә шәһәренә күчеп киләләр. Район үзәк хастаханәсендә пешекче ярдәмчесе булып эшли башлады. 1970 елда Мәскәүдә курсларны тәмамлаганнан соң пешекче булып эшли башлый. Пищеблокта лаеклы ялга чыкканчы эшли
Валентина Алексеевнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар.
Тормыш иптәше белән 3 бала үстергәннәр. Әбинең 5 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Валентина Алексеевна!
Без сезнең буыныгыз – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
Айдар Сәлахов