Авыл халкы зур канәгатьлек белән караган лирик комедияне Минзәләдә дә куярга планлаштыралар.
Минзәлә районының Тауасты Байлар авылы мәдәният йортында драматург Булат Сәлаховның "Ожидание"пьесасы буенча спектакль куелды. Лирик комедияне "Нур"авылы халык театры куйды.
Мөслимә Гайниева, "Нур"Тауасты Байлар халык театры җитәкчесе :
- Спектакль республикадан авылга исәпкә алучылар килүдән башлана. Пьесаның нигезендә нәкъ менә бүгенге көн ята: авылларның кимүе, авылларда балалар санын киметү, традицияләребезне оныту. Тәрбия темалары да күтәрелә. Лирик комедия дип аталса да, бу бик җитди әсәр.
Мөслимә Гайниева тамашачыларның спектакльне яратып кабул итүләрен билгеләп үтте.
- Башта халык аңламас дип борчылдык. Чөнки әсәрнең төп идеясен саклап, үзебез дә кайбер үзгәрешләр керттек, әйтик, такмаклар яздык. Район Мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова безнең спектакльне бик теләп кабул итте һәм аңа югары бәя бирде.
Мөслимә Гайниева якын арада спектакльне Минзәлә район үзәгендә күрсәтергә планлаштырулары хакында хәбәр итте. "Без яңа премьераны карарга теләгән һәр тамашачыга шат булачакбыз", - диде ул.
