Минзәлә районында тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Югары Тәкермән авылында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Шакирҗанова Саҗидә Шәфыйк кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Сәҗидә Шәфыйк кызы 1932 елның 17 октябрендә Минзәлә районы Подгорный Тәкермән авылында туа.
9 яшеннән басуда, төрле эшләрдә эшли башлый, соңрак урман кисәргә җибәрәләр. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшләрдә эшли. 1952 елда кияүгә чыга.
Саҗидә Шәфыйковнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен»медале белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше белән 3 бала үстергәннәр. Әбинең 6 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар.

Хөрмәтле Сәидә Шәфыйковна!
Без сезнең буыныгыз – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International