Минзәлә театрына нигез салучы, аның беренче директоры, режиссеры Сабир Гаделҗан улы Өметбаев кубогына шахмат буенча ярышлар 18 ел дәвамында нәкъ менә аның туган көнендә, 15 октябрьдә үткәрелә.
Нурсибә Адиева, театрның әдәби өлеше мөдире:
- Быел ачык турнир игълан ителгәннән соң, Актаныш уенчылары төркеме килергә теләк белдерделәр, - диде ярышларның баш судьясы Азат Тимерханович Шагалиев. Шахмат турнирында катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, Татарстанның халык артисты, С.Өметбаев исемендәге премия лауреаты Разилә Муллина котлады. Татарстанның атказанган артисткасы Эльвира Хәйретдинова һәм артист Ринат Бәдретдинов, А. Әхмәтгалиева спектакленнән өзек күрсәтеп, " син кайда идең?"Уеннар башлануга яхшы кәеф тудырдык. Без өлкән буын дусларыбыз Әнвәр Камалов, Рафаэль Ибраһимов, Мөхәммәт абый Муминов, Хәниф Гәрәев, Марсель Миңнегареев, Мирзанур Харисов белән кабат очрашуыбызга бик шатбыз. Дәртләр кызып китте, һәм актанышлылар барлык мактаулы урыннарны алдылар!
Ачык шахмат турнирының гомуми зачеты:
I урын һәм кубок иясе-14 яшьлек Данияр Латыйпов (Актаныш)
II урын – Сергей Максимов (Чаллы)
III урын-Ленар Газыев (Актаныш).
«Ветераннар» категориясендә җиңүче – Илдар Имамов (Актаныш шахмат мәктәбе тренеры).
Хатын – кызлар арасында җиңүче-Зәйнәп Рахманова (Актаныш).
«2007 елда туган һәм кечерәк» категориясендә җиңүче – Регина Бакирова (Актаныш).
Ярышларның баш судьясы Азат Шагалиевка урыс мәктәбе укытучысы, ДДТ тренеры Наилә Ситдыйкова һәм беренче тапкыр педагогика көллияте студенты Руслан Зәйнуллин ярдәм иттеләр. Шахмат турнирында 38 кеше катнашты. Җиңүчеләрне тагын бер кат котлыйбыз, киләсе елда да биредә җыелып бетсен!
