Эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне.

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 19 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көнен оештыра. 

Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре, Идарә компетенциясе чикләрендә, Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14нче йорт, 3нче катта консультацияләр уздырачаклар. Кабул итү алдан язылу буенча (8552) 32-06-07 телефоны буенча башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International