Район башлыгы Айдар Сәлаховның Татарстан Республикасы көне белән котлавы

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр һәм районыбыз кунаклары!

Татарстан Республикасы көне һәм шәһәр көне белән иң ихлас котлауларымны кабул итегез!

Бу бәйрәм гражданлык җәмгыятенең бердәмлеген һәм ныгуын, гореф-гадәтләрне кадерләп, рухи һәм мәдәни мирасны саклауга сакчыл карашта булган күпмилләтле республикада тынычлыкны һәм татулыкны символлаштыра. Бу көн республика үсешенә үз өлешен кертүчеләрне берләштерә, Татарстанны заманча, алдынгы регион итеп күрергә теләүчеләрне берләштерә.

Бүген Татарстанда 173 милләт тату яши. Бу безнең республика лидеры-Президент Рөстәм Нургали улы Миңнехановның казанышы, ул барлык ведомстволарның тырышлыгын берләштерә һәм команданың җайга салынган эшен тәэмин итә алды.

Татарстан-Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләреннән берсе. Бу тотрыклы һәм динамик үсештәге, дөньяда танылган төбәк.

Республикада төрле проектлар гамәлгә ашырыла, инвестицияләр җәлеп ителә, химия һәм нефть сәнәгате, суднолар төзелеше, агач эшкәртү, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм инновацион технологияләр үсеш ала.

Татарстанның төп байлыгы-аның халкы, ярдәмчел, талантлы, хезмәт сөючән. Безнең һәркайсыбыз район, димәк, республикабыз үсешенә үз өлешен кертә. Республика халкының хезмәт сөючәнлеге һәм оптимизмы, үткәннәргә ихтирамлы мөнәсәбәт бүген кешеләрнең лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итүгә өмет уята.

Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, игелек һәм иминлек, бетмәс-төкәмәс энергия, күтәренке кәеф һәм республика хакына барлык башлангычларыгызда уңышлар телим.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы

А. Ф. Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International