"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында 1 нче урта мәктәпнең беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырылды

2022 елның 19 августы, җомга

Шулай ук әлеге хәйрия чарасында янгын нәтиҗәсендә зыян күргән гаилә балаларына матди ярдәм күрсәтелде.

Балаларны мәктәпкә әзерләү-ата-аналар өчен җаваплы һәм чыгымлы вакыт. Районда матди кыенлыклар кичергән гаиләләргә ярдәм күрсәтү традициягә әйләнде. Бездә төрле гаиләләр бар: байлыкта яшәүчеләр дә, акчага мохтаҗ булучылар да, күп балалы, тулы булмаган гаиләләр дә бар. Белем көнендә һәр бала яңа форма кия, кулына матур портфель ала һәм, гомумән, иң яхшысы булырга тели. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе бер генә бала да яшьтәшләре арасында үзен уңайсыз хис итмәсен һәм яңа уку елын яхшы кәеф белән башласын өчен үткәрелә. Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбенең актлар залында быел 1 нче сыйныфка укырга кергән 6 балага канцелярия кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды. Бу портфельләр Минзәлә РУЭСы һәм район мәгариф бүлеге ярдәме белән сатып алынды.

Чарага килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева акциянең 2007 елдан бирле үткәрелүен хәбәр итте. Ул балаларны якынлашып килүче Белем бәйрәме белән котлады, укуларында уңышлар теләде.

Минзәлә РУЭСы җитәкчесе Артур Сизов шулай ук балаларга теләкләрен җиткерде һәм оешма исеменнән канцелярия товарлары тутырылган букчалар тапшырды.

Күптән түгел шәһәрнең шәхси йортларының берсендә хуҗаларга матди зыян китергән янгын булды. Гаиләдә 3 укучы тәрбияләнә. Мәктәптә узган хәйрия чарасына бу гаилә дә чакырылган иде. Мәктәп директоры Ольга Ильина янгыннан зыян күргән гаиләгә, район мәгариф бүлеге һәм 1 нче урта мәктәп коллективы, шулай ук ата-аналарга матди ярдәм күрсәтте. Ул беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән 1 нче сыйныф укучыларына һәм аларның әти-әниләренә ихлас теләкләрен җиткерде.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-ramkakh-aktsii-pomogi-sobratsya-v-shkolu-pervoklassnikam-sredney-shkoly-1-gmenzelinsk-byli-vrucheny-portfeli

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International