Бәйрәм вәгазендә ислам чисталык һәм тәртип дине булып торуына басым ясалды.
Иртәдән, 2 май көнне, Минзәлә мөселманнары шәһәр мәчетендә Ураза гаетен билгеләп үтү өчен җыелдылар.
Бу елның бәйрәм вәгазендә Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Садыйков исламның чисталык һәм тәртип дине булуына басым ясады:
- Мөселман кешесе, беренче чиратта, күңел һәм рухлы булырга тиеш. Шул ук вакытта без әйләнә - тирә мохитнең, мәчетләрнең, зиратларның чисталыгына зур игътибар бирергә тиеш, - дип билгеләп үтте ул.
Ураза бәйрәме уңаеннан котлау сүзләре белән район башлыгы урынбасары Наил Хисамбеев мөрәҗәгать итте, алга таба да тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә, район иминлеге өчен бергә эшләргә кирәклеген ассызыклады.
Шулай ук Рамил хәзрәт мәчеткә йөрүче егетләрне дә билгеләп үтте һәм аларга Ислам нигезләрен өйрәтүче китаплар тапшырды. Ә гимназия укучысы Айнар Хәлиуллин, узган ел традициясен дәвам итеп, "Альвидаг"укыды.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskoy-mecheti-proshel-uraza-bayram

