26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә.
Туган тел көне уңаеннан Минзәлә татар дәүләт драма театрының "Яшел кәнәфи" клубы әгъзалары.С.Өметбаева – театр артистлары Г. Тукай иҗатына тукталып кына калмадылар, тамашачыларга Гамил Афзал, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнәшева шигырьләрен, татар җырларын да тәкъдим иттеләр. Әлеге клубның оештыручысы һәм җитәкчесе-театр актрисасы Рәзилә Муллина. Туган тел көненә багышланган утырышта тамашачылар, театр коллективы, үзәк китапханә һәм "Минзәлә"район газетасы хезмәткәрләре катнашты.
Рәзилә Муллина:
–"Яшел кәнәфи" - "Зеленое кресло" клубы 1996 елдан бирле эшли. Клубның максаты-театр артистлары телен камилләштерү, аларның осталыгын арттыру, тамашачыларга яңа яклар ачу. Беренче кичә 8 Март бәйрәменә багышланган иде, анда без хатын-кыз шагыйрәнең шигырьләрен укыдык. Башка елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрь-фронтовиклар, аерым алганда, Фатих Кәрим, Муса Җәлил, якташыбыз, язучы Азат Мәрдән, Гөлшат Зәйнәшева, Сәлисә Гәрәева кичәләре, мөнәҗәтләр һәм бәетләр кичәсе үткәрелде. Без районда беренчеләрдән булып Хәтер көне үткәрдек, мәктәпләргә чыгабыз, шигырьләр укыйбыз. Ә бүгенге утырыш Габдулла Тукайның туган көненә багышланган иде.

