Минзәлә районы игенчеләре чәчүгә керештеләр

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Рапс чәчүгә бүген "Август" компаниясенә караган "Минзәлә"ОСП игенчеләре чыкты.

Арпа чәчүгә шулай ук "Илнур"КФХ игенчеләре дә керештеләр. Район хуҗалыкларында көзге культураларга һәм күпьеллык үләннәргә минераль ашламалар кертү дәвам итә. Район хуҗалыкларында көзге культуралар 11293 гектарда (планга карата 71,9 процент), күпьеллык үләннәр 2632 гектарда (планга карата 44,5 процент), күпьеллык үләннәр 860 гектарда (планга карата 14,5 процент) тырмаланган, 5723 гектарда(планга карата 10,5 процент) дым сакланган. Хуҗалыкларда барлыгы 4826 тонна орлык инкрустацияләнгән, шуларның күбесе - арпа.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/khleboroby-menzelinskogo-rayona-pristupili-k-sevu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International