Минзәлә театры актрисасы Динара Акматова "Татарстанның атказанган артисты"исеменә лаек булды

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Татарстан Президенты тиешле указга кул куйды.

23 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның "Татарстан Республикасының атказанган артисты "дигән мактаулы исем бирү турында"гы Указы чыкты. Шушы Указ нигезендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры актрисасы Динара Акматовага "Татарстан Республикасының атказанган артисты"дигән мактаулы исем бирелде. Динарны мактаулы исем белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

http://http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-odin-den-s-elvinom-greem-aktrisa-iz-menzelinskogo-teatra-dinara-akmatova-udostoena-zvaniya-zasluzhennyy-artist-tatarstana

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International