Район башлыгы Айдар Салаховның Пасха белән котлавы.

2022 елның 24 апреле, якшәмбе

Хөрмәтле православие динендәге минзәләлеләр!

Сезне Бөек бәйрәм-Изге Пасха белән котлыйм! Бу көн тормыш шатлыгын һәм яңарышны символлаштыра, игелеккә һәм гаделлеккә ышанычны ныгыта. Христосның якты якшәмбесенә бәйле тантана халкыбызның тарихи тамырларын һәм тирән традицияләрен үзенчә аңларга ярдәм итә. Христосның яңадан терелүен дин тотучылар рухи яңарыш, әхлакый кыйммәтләргә тугрылык символы буларак кабул итә.
Пасха бәйрәме һәр кешенең игелек һәм иҗат эшләре өчен тууын искә төшерә. 

Бүген, бу катлаулы вакытта, шәфкать һәм сабырлык, мәрхәмәтлелек һәм гафу итү, патриотизм һәм якыннарга карата мәхәббәт күрсәтергә кирәк. Бу көн һәр йортка шатлык һәм өмет, яхшы кәеф, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч китерсен. Сезнең гаиләләрдә һәрвакыт тынычлык, игелек, татулык, мәхәббәт һәм ышаныч хөкем сөрсен!

Ихтирам белән, район башлыгы Айдар Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International