Минзәлә шәһәренең "Юбилейный" спорт мәктәбендә район хакимияте һәм авыл җирлекләре хезмәткәрләре җыелды. Биредә 21 апрель-җирле үзидарә көне алдыннан спорт чарасы узды.
Фаяз Хизбуллин, район яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы, катнашучыларны сәламләп, билгеләп үтте:
Әлеге бәйрәм уңаеннан ел саен үткәрелә торган очрашу күркәм традициягә әверелде".
Башта муниципаль берәмлекләр өчен күнегүләр үткәрелде, аннары алар администрация һәм авыл җирлекләре командаларына бүленеп, волейбол уйнадылар. Нәтиҗәдә, авыл җирлекләре командасы җиңде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelinskie-munitsipaly-sobralis-v-sportshkole-yubileynyy