Минзәлә районының Гөлек авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү буенча эшләрнең чираттагы этабы башланды.
Илмира Аксюкова, Урыс авыл җирлеге башлыгы:
- Эшләр «ТР торак пунктларында төзелергә, капиталь ремонт ясалырга тиешле халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү»программасы буенча алып барыла. Подрядчы оешма төзекләндерү эшләрен уңышлы төгәлләгәч, Гөлек авылында су белән тәэмин итү сыйфаты мәсьәләсе хәл ителер дип өметләнәбез.
ПМК «Мелиорация» подрядчы оешмасы 2021 елда су белән тәэмин итүне реконструкцияләүгә кереште. ПТО инженеры Елена Курамшина хәбәр иткәнчә, быел 110 мм диаметрлы тагын 837 метр озынлыкта һәм 63 мм -186,2 метр диаметрлы су белән тәэмин итү планлаштырыла. Эшләрне 2023 елда 1052 метр (110 мм) һәм 440 метр (63 мм) торбаүткәргечен җәю белән төгәлләү планлаштырыла. Шулай ук 50 куб. м күләмле 2 су башнясы монтажланачак.