
Консультация-кисәтү метеорологик күренеш интенсивлыгы турында.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 12 апрелендә төнлә һәм көннең беренче яртысында урыны белән 500 м һәм аннан да кимрәк күрүчәнлек белән томан көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Фото архивтан.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.