Минзәләдә йөзү буенча республика ярышлары старт алды

2022 елның 8 апреле, җомга

Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбе базасында Татарстан Республикасының кечкенә шәһәрләре һәм авыл районнары арасында йөзү буенча VI республика ярышлары старт алды.

Илфар Сафиуллин, " Юбилейный"спорт мәктәбе директоры:

- Без үзебездә республика күләмендәге ярышларны кабул итүебезгә бик шат, анда 39 районнан катнашучылар килгән иде. Әлбәттә, бирегә иң көчлеләр килгән, әмма безнең Минзәлә спортчылары уңышлы чыгыш ясарлар дип ышанабыз.

Ярышлар 2006-2007 елгы һәм 2008-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында үткәрелә, нәтиҗәләр турында соңрак хәбәр итербез.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-startovali-respublikanskie-sorevnovaniya-po-plavaniyu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International