Минзәлә боксчысы Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашачак

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Казан шәһәрендә 2008-2009 елларда туган бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Ярышларга республикадан 200 боксчы килде.

Минзәлә районын өч боксчы Никита Миңнеханов, Арсен Харисов, Рифат Динмөхәммәтов тәкъдим итте. Рифат ярымфинал көрәшендә Лениногорсктан көндәшенә оттырды (көрәш тигез иде) һәм бронза призер булды.

 Арсен финалда көндәшләрен ышанычлы төстә узып, җирле боксчы белән очрашты һәм аңа оттырды. Арсен Идел буе федераль округы беренчелегендә безнең республика данын яклаячак.

Бокс буенча тренер Булат Кәримов хәбәр иткәнчә, безнең шәһәр боксчыларына меценатлар Олег Ильин, Николай Степанов, Виталий Ефремов, Рамил Кәримов, Олег Иванов даими ярдәм итеп тора.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/bokser-iz-menzelinska-budet-uchastvovat-na-pervenstve-pfo

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International