Минзәлә батырлары Раббани Шәрипов призына үткәрелгән турнирда җиңү яулады

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Яшь көрәшчеләрне һәм аларның тренерларын нәтиҗәләр белән котлыйбыз! Алда җиңүләр генә булсын!

2022 елның 2 апрелендә Тукай районы Түбән Суык-Су авылының "Алга" спорт комплексында 2009-2010 елларда туган һәм 2011-2013 елларда туган малайлар арасында көрәш буенча Татарстан Республикасының Атказанган спорт мастеры Шәрипов Раббани Шәрип улы кубогына XI ачык традицион турнир булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасының Сарман, Минзәлә һәм Тукай районнарыннан 60лап көрәшче катнашты . Минзәлә районы данын тренер Бәдриев Рәмзил Рафаил улы җитәкчелегендә "Юбилейный" спорт мәктәбенең көрәш залында шөгыльләнүче 14 яшь көрәшче яклады.  
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Минзәлә районы командасы 2 нче урынны алды . 1 нче урында - Тукай районы командасы, Сарман районы командасы 3 нче урында . 
Шәхси беренчелектә призлы урыннарны алдылар:
1. Вәлиев Рузил-50 кг. га кадәр авырлык категориясендә 1 урын (1 нче мәктәп)
2.Сафин Илдан-45 кг. га кадәр авырлык категориясендә 2 урын (урыс мәктәбе)
3. Зәйнеев Артем-27 кг. га кадәр авырлык категориясендә 2 урын (1 нче мәктәп)
4.Юнзель Егор-50 кг. га кадәр авырлык категориясендә 3 урын (3 нче мәктәп )
5. Шумилов Егор-27 кг. га кадәр авырлык категориясендә 3 урын (3 нче мәктәп). 
Районара ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.
Якташыбыз, ТРның атказанган спорт мастеры Шәрипов Раббани Шәрип улы Минзәлә районында туган һәм үскән, бөтен спорт карьерасы буенча туган район өчен көрәшкән. Минзәлә районының яшь көрәшчеләренең әлеге ярышларда катнашуы хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Тукай районының Иске Абдул авылында яшәүче спорт ветераныбызга хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән узды.

http:// http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzeliinskie-batyry-oderzhali-pobedu-na-turnire-na-prizy-rabbani-sharipova

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International