Район Мәдәният сараенда районның иҗат һөнәрләре вәкилләре — белемнән тыш, талант, креатив фикерләү, нәзакәтле хис, фикерләү, илһам алу кирәк булган кешеләр очрашуы узды.
Мәдәният хезмәткәрләре көнен мәдәният йортлары, авыл клублары, музей хезмәткәрләре, китапханәчеләр, театр хезмәткәрләре һәм башка иҗади хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәре дип саныйлар.
Бүген сәхнәдән мәдәният хезмәткәрләре Башкарма комитет җитәкчесе Марат Ришат улы Кәримов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзилә Мәзһәр кызы Галиевадан котлаулар кабул иттеләр.
Хезмәт вазифаларына намуслы караулары, актив катнашканнары һәм иҗади якын килүләре өчен мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары, грамоталар һәм, әлбәттә, чәчәкләр тапшырылды.
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентларының Мироваева Диләрә җитәкчелегендәге концерты бәйрәмнең бизәге булды.

