2022 елның 31 мартына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

2022 елның 30 мартында 18 сәгатьтән 31 март 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

2022 елның 31 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән томан;

- көндез бозлавык;

- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык.

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава.  Төнлә явым-төшемсез. Көндез кар, юеш кар, кайбер районнарда бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -5..-7, аязган вакытта -10га кадәр. Һаваның максималь температурасы көндез 0..+2˚.Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

Идел һәм Көнбатыш Кама буенча:

Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез, урыны белән томан. Көндез кар, юеш кар, кайбер районнарда бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -5..-9, аязган вакытта -14. Көндез максималь һава температурасы -1..+2˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

Көнбатыш Кама буенча:

Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез, урыны белән томан. Көндез кар, юеш кар, кайбер районнарда бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -4..-9˚. Көндез максималь һава температурасы +1..+4˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

Көнчыгыш Кама буенча:

Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз кар, томан. Көндез кар, юеш кар, аерым районнарда бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -6..-8, аязган вакытта -12.  Көндез максималь һава температурасы -1..+2˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International