Милләтара мөнәсәбәтләр проблемасы соңгы вакытта гына актуаль түгел, ул кешеләрне һәрвакыт кызыксындыра. Хәзерге вакытта дөньяда килеп туган вәзгыятьтә, кешеләр ешрак нәкъ менә этникара мөнәсәбәтләр һәм аларны яхшырту турында уйлана башлады.
Бүген яшьләр ассамблеясы активистлары «Ялкын» яшьләр үзәге белән берлектә «Минзәлә шәһәрендә яшәүчеләр арасында милләтара мөнәсәбәтләр торышы турында халык фикерен өйрәнү максатыннан социологик тикшеренү»дигән сораштыру үткәрделәр.
Сораштырылучыларның күбесенең башка милләт гражданнарына карата дустанә мөнәсәбәттә булуы, шулай ук алар беркайчан да милләтара конфликтларга очрамавы да сөендерде.


