Минзәләдә традицион язгы ярминкә узачак

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Шимбә көнне, 2 апрельдә, шәһәрнең Октябрь мәйданында традицион язгы авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе оештырылачак.

Район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, авыл җирлекләре вәкилләре, уку йортлары, фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары һәм районның башка товар җитештерүчеләре үз продукцияләрен сатачаклар.

Район халкы һәм кунаклары бу көнне бәрәңге, ит, балык, бал, ярма эшләнмәләре, яшелчә, сөт продуктлары һәм башка бик күп әйберләр сатып ала алачаклар. 

Ярминкә 8.00 сәгатьтә башлана. Ярминкәгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International