Районда бу язда 225 трактор эшләячәк, аларның 70е-зур егәрлекле трактор, шулай ук 25 заманча чәчү комплексы, 53 культиватор, 67 тырмалау агрегаты, 31 шугалак агрегаты. Игенчеләр алдында төп бурыч - кыска вакыт эчендә чәчүгә керешү. Орлык җитәрлек күләмдә җыелган һәм аларның күбесе югары продуктлы.Минераль ашламалар белән дә проблема юк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының махсус комиссиясе район хуҗалыкларында машина-трактор паркларының язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләрен үтәүне, үсемлекчелек буенча чараларны үтәүне, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлауның сыйфатын һәм хуҗалыкларның планлы эшләргә әзерлеген билгеләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Рөстәм Низамов ("Каз НЦ РАН "ФДБУнең Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты" ФДБУнең Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе) безнең район механизаторларының язгы кыр эшләренә әзерлегенә югары бәя бирде. Аларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфар Халиков, аның урынбасары Илгиз Ханов, идарәнең игенчелек бүлеге начальнигы Равил Сәйфиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә районы буенча начальнигы Ринат Гыйльманов озата йөрде.
Быел язгы кыр эшләренә әзерлек буенча район хуҗалыклары арасында "Камский бекон"ҖЧҖкә тиңнәр табылмады. Команда 48 очко җыеп, беренче урынны алды. Икенче урында - "Калморза" хуҗалыгы (47 балл), өченче урында - "Мензелинские зори" агрофирмасының "Кадрәк" җитештерү комплексы (46 балл).
Фермер хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча барлык төр техниканы тикшерү киләсе атнада булачак.