Татарстан һәм Пермь өлкәсе ЭИР булдыру буенча тәҗрибә уртаклаштылар

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Пермь крае Хөкүмәте вәкилләренең һәм Росреестрның коллегаларының визиты кысаларында Җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру тәҗрибәсен тормышка ашыруда тәҗрибә уртаклашуга багышланган эшлекле киңәшмә узды.

Пермь крае делегациясе составына мөлкәт белән идарә итү һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча министр Лариса Ведерникова,Пермь краеның мәгълүмати үсеш һәм элемтә министры Петр Шиловских, милек белән идарә итү һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча министр урынбасары вазифаларын башкаручы Артем Габдрахманов керде.

Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе - Рөстәм Мерзакреев, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров, Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры Аркадий Белкин, Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды директоры урынбасары Руслан Комаров һәм башкалар катнашты.

Росреестр идарәсе җитәкчесе-Лариса Аржевитина, «Пермь краеның мәгълүмати үсеш үзәге» ДБУ тармак проектлары идарәсенең Төзелеш һәм геомәгълүмати системаларының санлы чишелешләре бүлеге башлыгы - Сергей Даллада, Чувашия Республикасы буенча Росреестр җитәкчесе урынбасары Расколова Татьяна — видеоконференция режимында узган киңәшмә эшендә катнаштылар.

Киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров республиканың ЕИР булдыру буенча пилот проектында катнашуын билгеләп үтте.

«Бүген Росреестр күрсәтелә торган хезмәтләрне цифрлаштыруга аерым игътибар бирә. Минемчә, бу министрлыклар һәм ведомстволар арасында хезмәттәшлекне Яхшы үстерә. Без, үз чиратыбызда, Пермь крае буенча Идарә белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез. Бүген без тәҗрибә һәм белемнәр белән уртаклашырга әзер, һәм киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә өметләнәбез», - диде Азат Җәббаров.

 

Республика территориясендә ЕИРны гамәлгә ашыруның барышы турында җентекләбрәк Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Артем Костин сөйләде: «Татарстанда дүрт район территориясендә ЕИР булдыру буенча эш уңышлы тәмамланды. Әлеге экспериментны тормышка ашыру кысаларында дәүләт хакимияте органнары белән берлектә, ЕГРННЫ тиешле мәгълүматлар белән тулыландыру буенча комплекслы план гамәлгә ашырылды. Безнең өчен экспериментта катнашучыларның тупланган тәҗрибәсе Россия Федерациясенең башка субъектлары тарафыннан кулланылуы һәм бөтен ил территориясендә уңышлы масштаблануы бик мөһим".

  ТР буенча Кадастр палатасы директоры Аркадий Белкин да ЕИР булдыру нәтиҗәләре белән уртаклашты: "Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы тарафыннан ЕИР проектын оптимальләштерү кысаларында торак пунктларның түбәндәге чикләре кертелгән: Питрәч районында - 71, Әтнә районында – 38, Яшел Үзән районында – 33. Шулай ук 2021 елда бердәм дәүләт реестрына 2000-дән артык территориаль зоналар, аерым алганда, Питрәч районында – 203, Әтнә районында-70 һәм Яшел Үзән районында 8 мәгълүмат кертелгән. Бу мәгълүматлар киң даирә затларга ачык һәм дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк".

«Гараж амнистиясе» 79-ФЗ Федераль законын һәм 518-ФЗ номерлы Федераль законны ведомствоара электрон багланышлар кысаларында ММИ мәгълүматларын алу һәм үзара бәйләнешне оештыру өлешендә гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова чыгыш ясады. Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрын актуальләштерүгә юнәлдерелгән закон турында сөйләгәндә, җирле үзидарә органнары аны тормышка ашыруда төп рольне билгеләп үтте. Ул китергән мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасы буенча гына да бердәм дәүләт реестрында күчемсез милекнең 700 меңнән артык объекты турында мәгълүмат юк. Үз чиратында, ТР Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев шулай ук бу юнәлештә эшнең аеруча мөһим булуын ассызыклады, чөнки ЕГРНда теркәлгән хокуклар иң беренче чиратта гражданнарның үзләренә кирәк.

Делегацияләр шулай ук дәүләт хакимияте органнарының ЕИР белән хезмәттәшлек буенча Росреестр белән хезмәттәшлеге мәсьәләсенә дә кагылдылар. Бу хакта үз нотыгында «Пермь краеның мәгълүмати үсеш үзәге» ДБУ тармак проектлары белән идарә итүнең төзелеш һәм геомәгълүмати системаларының санлы чишелешләре бүлеге башлыгы Сергей Даллада сөйләде.

Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар Россия Федерациясенең барлык субъектлары территориясендә ЕИР булдыру проектын киләчәктә гамәлгә ашырганда киләчәктә хезмәттәшлек итү белән кызыксынуларын белдерделәр.

 

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

255-25-80 – Галиуллина Галина

www.instagram.com/rosreestr_tatarstana   

  https://rosreestr.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International