"Гараж амнистиясе»буенча кайнар линия

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 25 ноябрьдә, Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы белгечләре «гараж амнистиясе»турында гаражлар хуҗаларының еш бирелә торган сорауларына янә җавап бирәчәкләр.

Бердәм кайнар линия 10нан 11 сәгатькә кадәр Казанда (843) 255-25-71 телефоны буенча эшләячәк. Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын безнең сайтта белергә мөмкин: https://rosreestr.tatarstan.ru/goryachie-linii.htm?pub_id=1806645 

Искәртеп узабыз, «гараж амнистиясе» турындагы Законның гамәлдә булуы 2004 елның декабренә кадәр төзелгән гараж билгеләнешендәге (фундаменты һәм стенасы булган) капиталь корылмаларга кагыла. Хуҗалары үз корылмаларын 2026 елның 1 сентябренә кадәр легальләштерә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International