Минзәлә балалар сырхауханәсендә һәм Ленин паркында планерка узды

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Айдар Салахов төзелеш объектларында: балалар поликлиникасында һәм Ленин паркында чираттагы тикшерү үткәрде.

Балалар сырхауханәсендә отделка эшләре дәвам итә, җиһазлар комплектациясе бара. Даими рәвештә өмәләр үткәрелә, бина территориясен чүп-чардан чистарталар.  Район башлыгы скверда планлаштыруны үтәргә кирәклеген билгеләп үтте, шулай ук район хастаханәсе ишегалдында агачлар кисүгә ревизия ясарга кушты.

Паркта брусчатка җәю төгәлләнде, сәхнә, беседка төзелде, эскәмияләр, урналар куелды. Эт хуҗалары этләрне урамда йөртү өчен булдырылган мәйданчыкны бәяләделәр инде. Хәзер агач идән җәюгә керешергә планлаштыралар. Җәю өчен материал инде кергән.

Район башлыгы өмәләрне дәвам итәргә, территорияне чүп-чардан арындырырга, киселгән агачларны  җыештырырга кушты. Дамбаны чистартырга, куаклар кисәргә. Куркынычсыз шәһәр буенча видеокүзәтү камераларын урнаштыру урыннарын билгеләргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International