Ведомствода билгеләп үтүләренчә, ялгыз рәвештә сигез яшьтән алып 16 яшькә кадәр балалар тәрбияләүче һәм яшәү төбәгендә халыкның җан башына яшәү минимумыннан артмаган кеременә ия булган ата-аналар түләүгә хокуклы.
Айлык пособие күләме яшәү төбәгендә балалар өчен яшәү минимумының 50% ына тиң һәм һәр ел башында индексацияләнә. Сигез яшьтән алып 16 яшькә кадәрге берничә баласы булган тулы булмаган гаиләләргә пособие һәр балага түләнә.
Түләү алу өчен, дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон гариза яки яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Гариза гына бирергә кирәк. Пенсия фонды кирәкле документларны мөстәкыйль сорап ала.