Минзәләдә традицион көзге ярминкә узачак

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр һәм шәһәребез кунаклары!
4 ноябрьдә 8.00 сәгатьтә Октябрь мәйданына халык бердәмлеге көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз. Ул көзге муллык көннәрендә оештырыла, шуңа күрә агрофирмалар, хуҗалыклар, авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр, белем бирү оешмалары үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Район халкы ит, сөт продукциясе, ярмалар, ашлык, он, бал, яшелчә һ.б. сатып ала алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International