Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан бер тапкыр 50 мең сум акча бирелә

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан ветераннарга бер тапкыр 50 мең сум акча түләячәк.  Әлеге акча Россия Федерациясе, Латвия Республикасы, Литва Республикасы, Эстония Республикасы, Абхазия Республикасы, Көньяк Осетия Республикасы, Приднестровье территорияләрендә даими яшәп, “Ленинградны саклаган өчен” медале яисә “Блокадалы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнүчеләргә 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә. 

      “Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан 50 мең сум акчаны Республикада “Ленинградны саклаган өчен” медале яисә “Блокадалы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән 137 кеше алачак. Түләү автомат рәвештә, гражданнардан мөрәҗәгать кабул итмичә генә ноябрь ае пенсиясе белән биреләчәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.

         Бер тапкыр бирелә торган әлеге түләүгә Татарстанга Федераль бюджеттан 6 миллион сум акча бүленеп бирелгән. 

 

 

Россия Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге   8 800 600 0 357 

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,                                                                                    

        www.facebook.com/PFRTATARSTAN 

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

        www.ok.ru/group/pfrtatarstan  

        https://t.me/PFRTATARbot 

   8-960-088-30-74

   https://www.instagram.com/pension_fond_rt/   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International