ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Бу хакта югары уку йортының рәсми сайтында 303 нче номерлы Боерык урнаштырылган.

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казан илкүләм тикшеренү техник университетының (элеккеге КХТИ) түләүле бүлекләрендә уку ничә сум торуы мәгълүм булды. Бу хакта югары уку йортының рәсми сайтында 303 нче номерлы Боерык урнаштырылган.

Иң арзан белгечлекләргә биредә Нефть, химия һәм нанотехнологияләр институтының – гаммәви математика һәм информатика; Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн институтының – товар белеме, сервис, туризм, педагогик белем; Инновацияләр белән идарә итү институтының – социаль хезмәт, икътисад, менеджмент, персонал белән идарә итү, дәүләт һәм муниципаль идарә, сәүдә эшен кертергә була. Бу юнәлешләрдә бакалавр булу өчен елына 98050 сум акча түләргә кирәк.

Иң кыйммәтле белгечлекләр дип, Нефть, химия һәм нанотехнологияләр институтының – наноинженерия; Химик һәм нефть машина төзелеше инфтитутының – суыткычлар, криоген техника һәм тормышны тәэмин итү системалары белгечлеге, атом-төш энергетикасы һәм җылылык физикасы; Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн институтының – дизайн, костюм һәм тукыма сәнгате белгечлекләрен атарга мөмкин. Әлеге юнәлештә дипломлы булу өчен елына 161910 сум түләү каралган.

Югары уку йортында бирелә торган башка белгечлекләрнең бәяләре барысы да бер төрле. Көндезге бүлектә Казан илкүләм тикшеренү техник университетының бакалавр дипломын алу 110090 сум тора.

 

Һава температурасы төнлә +18, көндез +25 градуска кадәр булачак.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 20 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Республиканың күпчелек районнарда яңгыр, көндез урыны белән көчле яңгыр фаразлана. Кайбер урыннарда яшен, боз яву ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Яшен вакытында кыска вакытка секундына 15-20 метрга кадәр көчәючән җил чыгу фаразлана, көндез җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә минималь һава температурасы +8..+13, көндез максималь һава температурасы +18..+23 градус булачак. 

21 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән яңгыр, яшен көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Яшен вакытында көчәючән –  секундына 15-20 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы +8..+13, көндез исә максималь һава температурасы +18..+25 градус булачак.

22 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Күпчелек районнарда яңгыр, көндез урыны белән яшен булуы ихтимал. Төнлә минималь һава температурасы +8..+13 градус булса, көндез максималь һава температурасы +18..+23 градуска күтәрелә.

Мөфти әйтүенчә, мөфтиятләрне берләштерү өчен имамнарның белем дәрәҗәсе югары булырга тиеш.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин мөфтиятләрне берләштереп маташулар нәтиҗәсе иманның һәм гыйлемнең дәрәҗәсеннән тора дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Искәртеп үтик, Тәлгать Таҗетдин Россиядә мөфтиятләрнең саны артуын берничә тапкыр тәнкыйтьләп чыкты.

Тәлгать хәзрәт әйтүенчә, дин әһелләре Аллаһ өчен бер-берсен якын күрергә тиешле: “Мөфтиятләрне берләштеререгә маташулар күп бит. Нәтиҗә иманның һәм гыйлемнең дәрәҗәсеннән тора. Аллаһ өчен берләшә алмаган кеше, конгресслар һәм башка милли оешмалар кушу белән генә берләшми. Имамнар да, мөфтиләр дә, мөхтәсибләр дә Аллаһ өчен бер-берен якын күрергә тиешле. Алар Аллаһ өчен эш эшли алмый торган булса, халык ничек иттереп берләшсен? Хәзер, Аллаһка шөкер, халык арасында аерма юк. Һәркем белә, дин дә, мәчеттә имамныкы түгел, Аллаһныкы”, - ди ул.

“Һәрбер имам Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) урынында тора”

Мөфти имамнарның Аллаһ каршында да, халык алдында да, дәүләт алдында да мәсхулияте барлыгын искәртә: “Һәрбер имам аңларга тиешле, михрабта торганда да, намаз укытканда да, вәгазь сөйләгән вакытта да, минбәрдә торганда да, ул Пәйгамбәребез(салләллаһу галәйһи вә сәлләм) урынында тора. Һәм аның өстендә Аллаһ каршында да, халык алдында да, дәүләт алдында да мәсхулият бар. Бу мәсхулият искиткеч олы, таулар күтәрә алмаслык. Ләкин бергә булган вакытта, аны алып барып була. “Арагыздан бер төркем, бер өммәт галимнәрне булдырыгыз, алар изге эшкә өндәүчеләр булсыннар, начарлыклардан тыючылар булсыннар, алар һәм аларга ияргәннәр генә котылырлар”, - дип әйткән Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә”, - дип сөйләде Тәлгать хәзрәт.

“Барысы да утка керер, берсе генә котылыр”

“Безгә кадәр булган өммәтләр:“яһүдләр 71-гә, насаралар 72-гә, минем өммәтем 73-кә бүленер”, - дип әйткән Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм). “Йә Рәсүл Аллаһ (Аллаһның илчесе) 73-кә бүленгәч кайсыбыз котылыр соң?” – дип сораганнар. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм):”Барысы да утка керер, берсе генә котылыр”, - дигән. “Кем ул, берсе?” - дип сорагачтын, Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): “Коръәнгә һәм минем сөннәтемә ябышканнар, бергә булсалар, бер-берсен гаепләп, 73-кә бүленмәсәләр”, - дип әйткән”, - дип сөйләде ул.

Исеме яңа булса да, җисеме элеккечә калачак.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле якын арада исемен үзгәртергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин хәбәр итте.

“Мин Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле дип әйткәннән соң, шуны миңа кире кабатлагыз әле, дип сораганнан соң, әйтеп бирә алучы сирәк. Халыкка гади исемнәр кирәк. Бөтен гениаль әйберләр — алар гади була. Кеше дә шулай, коллективлар да... Без уйлаштык та, ансамбльне “Татарстан фольклор ансамбле” дип исемен алыштыру тәкъдиме белән чыгарга ниятләдек”, - диде Кадим Нуруллин. Бу тәкъдимне алар ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Министрлар Кабинетына җиткерергә планлаштыра.

“Ансамбль таныла торган коллектив. Ул мобиль, айга берничә тапкыр чит илләргә баралар. Аның аша безнең Татарстанны күбрәк беләләр. Безне еш кына Казахстан белән бутыйлар. Бу да бетәр иде”, - дигән фикердә директор. 

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең LibraAM AG компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. 

Республика мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыкканнан соң 30 минут үткәч укыла.

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Быел Ураза гаете 25 июньгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак.

Казанда төп бәйрәм чарасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә була. Камил хәзрәт бәйрәм вәгазен 03.30 сәгатьтә укый башлый, иртәнге 4тә – бәйрәм намазы, ә 04.05 сәгатьтә – хөтбә. "Татарстан-Яңа гасыр" каналында Галиев мәчетеннән турыдан-туры трансляция оештырылачак.

Шунысы мөһим, республика мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыкканнан соң 30 минут үткәч укыла, дип җиткерә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Чарада Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашуы көтелә.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген баш мие кан әйләнеше кискен бозылган затларга медицина реабилитациясе буенча республика районара семинар-киңәшмәсе уза. Казан дәүләт медицина академиясендә узачак чарада Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Идел буе федераль округы һәм Татарстанның баш онкологы, КДМА директоры Рөстәм Хәсәнов, шулай ук баш мие кан әйләнеше бозылган затларны тернәкләндерү өлкәсендә мамхсуслашкан белгечләр катнашачак, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Семинарда Россия Фәннәр академигы, Мәскәү профессоры Константин Лядов “Киңлекле-функциональ тернәкләндерү – XXI гасыр реабилитациясе (“Пространственно – функциональная реабилитация – реабилитация XXI века”) инновацион технологиясен тәкъдим итәчәк. Чара кысаларында инсульт кичергән пациентларның хәрәкәт реабилитациясе үзенчәлекләре, медицина реабилитациясенең барлык этапларында тернәкләндерү фаразлары мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International