ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

“Дәүләтов” КФХсы өчен бу көннәрдә кызу урак өсте. Булдыклы фермер Нәсим Германиядә җитештерелгән “Гримме” маркалы  бәрәңге, чөгендер, суган һәм кишер алу өчен комбайнны 32 миллион сумга сатып алып кайткан иде. Август башында аны дилерлар килеп эшләтеп, көйләп басуда суган, бәрәңге алып карадылар. Бу комбайн бик җитештерүчәнле, заманча җиһазландырылган,  аның белән көне-төне эшләргә була. Комбайн көнгә 10 гектарда бәрәңге алырга сәләтле.

 23 август көнне Минзәлә картлар һәм гарипләр йортында яшелчә һәм җиләк җимешләрдән күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмәдә интернат хезмәткәрләре һәм әби-бабайлар үз иҗади осталыкларын күрсәттеләр. Алмалардан ясалган ташбака, киви, банан,әфлисуннан иҗат ителгән тәвә кошы,  кабак, кишердәш ясалган курчак һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Һәрбер катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International