«Гаилә ипотека»сы 2023 елның 31 декабренә кадәр озайтылды

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Балалары булган Россия Федерациясе гражданнарының торак шартларын яхшырту максатыннан, «бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» Федераль проекты кысаларында, «Демография» милли проекты кысаларында, РФ Финанс министрлыгы тарафыннан «Гаилә ипотекасы»ташламалы ипотека кредиты программасы гамәлгә ашырыла.

Россия Федерациясе Президентының программа шартларын яхшырту буенча күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән, аны гамәлгә ашыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде, алар үз көченә керде һәм күздә тота:

- 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче яки аннан соңгы бала туган гаиләләр тарафыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр программа кысаларында ташламалы ипотека кредитлары алу мөмкинлеге;

- Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә индивидуаль торак йорт төзүгә яисә Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлеген сатып алуга, һәм анда индивидуаль торак йорт төзүгә, юридик заттан яисә шәхси эшмәкәрдән Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә индивидуаль торак йорт сатып алуга бирелгән кредитларны алу мөмкинлеге.

Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә Россия гражданнарының күбесе үзләренең торак шартларын яхшырта алачак.

Кирәкле барлык актуаль мәгълүмат түбәндәге сылтамалар буенча урнаштырыла:

https://minfin.gov.ru/ru/perfomance/GovSupport/https://спроси.дом.рф/instructions/semeinaya-ipoteka/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International