ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак.
(Дилфас Галиев,»Минзәлә-информ")
2021 елның 27 августында Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районы бүлегендә гражданнарны кабул итә.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8(843) 221-77-85 һәм 8-927-404-89-21.
Ринат Гыйльманов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы:
- Гражданнарга техниканы дәүләт теркәвенә алу, милек хокукын күчерү, техник карау узу, үзйөрешле машиналарны исәпкә алу, техник чараларны исәптән төшерү, тракторчы таныклыгын алыштыру һәм башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.