Бүген Садак бистәсендә яңа йортларга газ кертелде

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Ел саен Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан Республикасын газлаштыру буенча чаралар планы раслана.

(Флера Мусина, "Минзәлә-информ")

Бүген Минзәлә шәһәренең Садак бистәсендә яшәүчеләр өчен шатлыклы көн – газ керттек!

Рамил Шәйсувәров, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы:- ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Республика программасы буенча 2020 елда Минзәлә шәһәренең Садак бистәсенең төньяк өлешендә 120 участок өчен 4,6 км озынлыкта газ белән тәэмин итү челтәрләрен төзү эшләре тәмамланды: Кызыл Армия, М.Горький, Алтын Ай, М. Җәлил, Бәхетле, Галиев, Горячев, Кичубаев, Җиһаншиннар, Огневой, C. Есиннар.
Подрядчы оешма - «ГазКомплектСервис " ҖЧҖ. Бүген "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ, "Чаллыгаз" ЭҖУ, Минзәлә РЭСы көче белән бу участокларда газ җибәрелгән.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/segodnya-v-novye-doma-v-poselke-sadak-pustili-gaz

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International