Районда 2021 елгы урак геройларын бүләкләү тантанасы узды.
(Дилфас Галиев,"Минзәлә-информ")
Комбайн штурвалы артында утыручы механизаторларны бүләкләү, дәртләндерү, аларга эшкә тагын да күбрәк мотивация бирү максатыннан, Минзәлә районында төрле кызыксындыру чаралары кулланыла. Районда хезмәт кешесен данлый беләләр. Районда 600,750, 800, 900, 1100 тонна ашлык суктырган һәм урак төгәлләнгәннән соң да комбайнчыларны бүләкләү дәвам итә. "Илнур" крестьян-фермер хуҗалыгыннан әлеге бүләкләргә Ринат Имаметдинов, Рамил Хәлиуллин, Айдар Әхмәтҗанов, Рәзиф Нургалиев лаек булды. Район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм 5 мең сум күләмендәге премияне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков тапшырды.
-Сез-чын хезмәт кешеләре, уракта батырларча хезмәт иттегез, - диде Илдар Халиков. Булган ашлыкны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен бөтен көчегезне куйганыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Иртә таңнан кичкә кадәр эшләделәр. Бүген" Илнур " КФХ комбайнчылары язгы бодай суктыруны төгәлләделәр һәм комбайннарны кышкы саклауга куюга керештеләр. Ел корылыклы булуга карамастан, барлык технологик таләпләр үтәлгән, уңыш күрсәткечләре дә начар түгел. Безнең комбайннарның ватык-төяксез эшләве күңелле, эш тә әйбәт барды, һәм без урып - җыюны узган елгыга караганда өч атнага иртәрәк төгәлләдек,-диләр комбайнчы егетләр.
Бүгенге көндә район башлыгы премиясен инде 25 комбайнчы алды, тагын 15 комбайнчы премия алу өчен үз планнарын үтәде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/kombayneram-vruchili-premii-glavy-menzelinskogo-rayona