Минзәләдә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»акциясе узды

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Быел акция кысаларында безнең районнан 64 беренче сыйныф укучысы мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр алды.

(Яңа Ференец « Минзәлә-информ»)

"Мәктәп" скверында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды. Чара балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләреннән портфельләр белән күңелле бию белән башланып китте. Аннары сәламләү сүзе белән район башлыгы Айдар Салахов чыгыш ясады:

-1 сентябрь якынлаша һәм ел саен, уку елы алдыннан, без мондый акцияне 10 ел дәвамында уздырабыз. Бу акция безнең районда матур традициягә әверелде. Россия һәм республика программалары эшләүне дәвам итә. Без мәктәпләрне капиталь ремонтлауны тәмамлыйбыз, тагын берничә балалар бакчасы кала, аларда ремонт ясарга кирәк. Без моны киләчәк буын өчен эшлибез. Кичә без барлык мәктәпләрне дә йөреп чыктык, алар укучыларны кабул итәргә әзер диярлек. Барыгызны да якынлашып килүче яңа уку елы белән котлыйм!

ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев шулай ук булачак беренче сыйныф укучыларын, мәгариф хезмәткәрләрен һәм ата-аналарны яңа уку елы башлану белән котлады, укуларында уңышлар теләде.

Кунакларның алкышлары астында балаларга кирәкле канцтоварлар тутырылган портфельләр тапшырылды. Әти-әниләр бик шат булдылар һәм күрсәтелгән ярдәм өчен зур рәхмәт белдерделәр.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-proshla-aktsiya-pomogi-sobratsya-shkolu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International