«Добрый край - Игелек җире» республика конкурсы

2021 елның 17 августы, сишәмбе

«Мәгариф» милли проектының «социаль активлык» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы тарафыннан 2021 елда «Добрый край - Игелек җире»Татарстан Республикасы муниципаль районнары оешмаларына (учреждениеләренә) ярдәм итү буенча республика конкурсы үткәрелә. Конкурс Татарстан Республикасы муниципаль районнарында ирекле (волонтер) җәмәгатьчелеген тотрыклы үстерү, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү, шулай ук ирекле (волонтерлык) эшчәнлегенә җәлеп ителгән гражданнар санын арттыру максатларында гамәлгә ашырыла.

Конкурсны үткәрү вакыты: 2021 елның 5 июленнән 20 сентябренә кадәр.

2020 елда конкурсны уңышлы үткәрү тәҗрибәсе 10 җиңүчегә һәм 3 махсус призга ия булучыга ресурс ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирде, алар белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешү төзелде һәм матди-техник җиһазландыруга даими файдалануга тапшырылды.

Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасының һәр муниципаль районыннан район территориясендә иреклелек (волонтерлыкны) үстерүгә юнәлдерелгән һәм иреклеләр үсеше өчен җаваплы булган юридик теркәлгән бер оешма (учреждение) чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International