Минзәлә районында бөртекле һәм кузаклы культуралар суктыруны төгәлләделәр

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Барлыгы 87664 тонна бөртек җыеп алынды. Уртача уңыш гектарыннан 18 центнер тәшкил итә.

(Дилфас Галиев,"Минзәлә-информ")

Шунысы куанычлы,район аграрийларының тулай җыемы буенча республикада-4 нче, Ә гектардан алынган уңыш буенча-сигезенче урында.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда, бөртекле культуралар 48705 гектар мәйданда җыелган. Район игенчеләре бөртекле һәм кузаклы культуралар суктыруны төгәлләделәр.

Район буенча көзге бодай уңышы бер гектардан-17,1 ц, арыш-18,9 ц, арпа-19,2 ц, солы-12 ц, сабан бодае-18,6 ц, борчак-15 ц тәшкил итте.

Район буенча барлыгы 130 гектар карабодай һәм техник культуралар, 100 гектар җитен, 4658 гектар рапс суктырасы калды. "Калморза" хуҗалыгы 1003 гектар мәйданда рапс суктыруны төгәлләде һәм һәр гектардан уртача 13,4 центнер рапс җыеп алды. "Август" компаниясенең "Минзәлә" ОСП " ҖЧҖ рапс суктыруны 36 процентка үтәгән.

Район буенча 5330 тоннадан артык салам орессланган, аны фермалар буенча таратканнар. Салам җыйналган кырлар эшкәртелә. 16878 гектар кыр эшкәртелгән инде (шуның 8915 гектары тирән эшкәртелгән). Җир эшкәртүдә 20 агрегат эшли, көнгә 600 гектарга якын җир эшкәртелә.

http://menzela.ru/news/selo-i-ego-lyudi/v-menzelinskom-rayone-zavershili-obmolot-zernovykh-i-zernobobovykh-kultur

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International