Хөрмәтле эшмәкәрләр! Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан 2021 елның 18 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештырылуы турында хәбәр итәбез.
Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре идарә компетенциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 нче йорт, 3 нче кат адресы буенча эшкуарларга консультация бирәчәкләр. Кабул итү алдан язылу (8552) 32-05-99, 32-06-00 телефоннары буенча башкарылачак.